Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин “Альфа-Банк” АҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Альфа-Банк” АҖ Директорлар советы рәисенең беренче урынбасары Олег Сысуев белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР икътисад министры Артем Здунов, финанс ведомстволары вәкилләре катнашты.

Ике яктан да очрашуда катнашучылар киләчәктә берничә юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.

Олег Сысуев, аерым алганда, Татарстан банк үсеше өчен иң мөһим төбәкләрнең берсе булып тора, дип ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International