Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич нәфис гимнастика буенча «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирында булдылар

2017 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Олимпия чемпионкасы Дарья  Шкурихина призларына «Уңыш югарылыгында» II ачык турнирын ачу тантанасы узды.   

Чарада Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.  

Искәртәбез, ярышларны оештыручы – «Татарстан Республикасы Нәфис гимнастика федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы. Турнир директоры – Олимпия чемпионкасы Дарья Шкурихина.

Ярышларга СДЮШОР, ДЮСШ, спорт клублары, Россиянең барлык төбәкләре ФСО гимнасткалары кертелә. Ярышлар 2017-2020 елларга FIG халыкара кагыйдәләре буенча уздырыла. Программада – индивидуаль программа буенча күп төрле ярышлар, төркем күнегүләре буенча күп төрле ярышлар.

Турнир 2017 елның 23-25 ноябрендә уза.

Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич яшь спортсменкаларны котлады һәм аларга уңышлар теләде.  

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында искәрткәнчә, Дарья Шкурихина кебек инициатив кешеләр тырышлыгы белән нәфис гимнастика буенча «Уңыш югарылыгында» ачык турниры Казанда икенче мәртәбә уза. Ул оештыручыларга мондый бәйрәм өчен рәхмәт белдерде. «Без яшь буынга, яшь спортчыларга алга бару өчен мөмкинлек бирүебезгә шатбыз. Тулаем илдә дә, республикабызда да яшьләр үсеше өчен, спорт белән шөгыльләнү өчен бик әйбәт шартлар тудырылган. Нәфис гимнастика – спортның иң гүзәл төре, һәм мин сезне шушы спорт төрен сайлавыгыз белән котлыйм, сезгә уңышлар телим», - диде Рөстәм Миңнеханов ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.  

Дарья Шкурихина үз чиратында яшь спортчыларның мондый ярышта катнашу мөмкинлегенә шат булуын белдерде. Шулай ук ул искәрткәнчә, ул Казанда туган һәм спортта беренче адымнарын монда ясаган.  

«Без булган спорт турниры – безнең эшебезнең финал өлеше. Без Идел буе федераль округы төбәкләрендә спорт үсеше өчен күп нәрсәләр эшлибез, - диде соңыннан Михаил Бабич журналистларга. – Татарстанда югары спорт үсеше буенча да, массакүләм спорт үсеше буенча да бик күп алдынгы практикалар бар».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International