Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифасына билгеләнде

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында депутатлар ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыеваны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнүен расладылар. 

Искәртик, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составында тагын бер ТР Премьер-министры урынбасары вазифасын булдыру турында Указ имзалады. 

Ләйлә Фазлыева Татарстан Республикасы Премьер-министрының тугызынчы урынбасары була. 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында хәбәр иткәнчә, Ләйлә Фазлыева социаль мәсьәләләрне җитәкли, социаль өлкә мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссияләре эшен координацияли һәм социаль юнәлешле иҗтимагый оешмалар белән багланышлар балып барачак. 

Алексей Песошин сүзләренчә, Ләйлә Фазлыева билгеләнгән бурычларны хәл итүнең төгәл юлларын табачак һәм ТР вице-премьеры урынында аларны гамәлгә ашырунда актив катнашачак. 

"Ләйлә Фазлыеваныңҗаваплы муниципаль хезмәткәр вазифаларын башкарган вакытта туплаган тәҗрибәсе хезмәт юлында әһәмиятле роль уйный. Ул үзен куелган максатларга һәм нәтиҗәләргә ирешә алырлык нәтиҗәле һәм белемле җитәкче, профессионал, актив тормыш позициясе булган максатчан кеше итеп күрсәтте", - диде Алексей Песошин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International