ТР Премьер-министры Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләре белән киңәшмә уздырды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге вәкилләре белән киңәшмә уздырды.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит ил партнерлары белән тышкы сәүдә әйләнеше үсүенә карамастан, республиканың барлык вәкиллекләренең дә үсеш өчен тагын да көче бар.

Әңгәмә барышында ТР Президентының чит илләргә эшлекле очрашуларга баруын, шулай ук Татарстан Республикасына рәсми һәм бизнес делегацияләрнең килүен оештыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

ТР Премьер-министры урынбасары-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов агымдагы елның ярты елы өчен вәкиллекләрнең эшчәнлегенә кыскача нәтиҗә ясады. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының ерак һәм якын чит илләрдә 14, Россия төбәкләрендә 8 вәкиллеге эшли.

ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов билгеләгәнчә, агымдагы елның ярты елында Татарстанның чит илләр һәм Россия төбәкләре белән тышкы сәүдә әйләнеше 12,5%ка арткан.

Алга таба вәкиллекләрнең эшчәнлеге белән Татарстанның Франциядәге вәкиле Искәндәр Юсупов, Үзбәкстандагы вәкиле Рамил Шакиров, Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин таныштырды.

Очрашу азагында Алексей Песошин Татарстан Республикасының АКШтагы сәүдә-икътисади вәкиле Роберт Галиуллинга ТР Президентының Рәхмәтен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International