Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты

2019 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда төбәкләрдә  Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе хезмәтләрен гамәлгә ашыру, хакимиятнең федераль һәм төбәк органнары белән хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Искә төшерәбез, Игорь Манылов бүген Казанда төбәк киңәшмәсен уздыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International