ТР Хөкүмәте йортында Татарстанда Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

ТР Хөкүмәте йортында  бүген Татарстанда Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Анда Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Андрей Цариковский катнашты.

Киңәшмәне ачып, Алексей Песошин бүген илебездә конкуренцияне үстерү буенча шактый эш башкарыла, дип искә алды. Илкүләм конкуренцияне үстерү планы расланды һәм аерым тармаклар буенча тиешле “юл картасы” әзерләнде. Төбәкләрдә конкуренцияне үстерү буенча РФ Дәүләт Советы утырышы узды.

Андрей Цариковский шулай ук илебездә конкуренцияне үстерү буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Стратегик планлаштыру документы булып 2018-2020 елларга Россиядә Илкүләм конкуренцияне үстерү планы санала.

Татарстан Республикасында Илкүләм конкуренцияне үстерү планын гамәлгә ашыру турында ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында монополиягә каршы закон таләпләрен эчке тәэмин итү системасы турында Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Айрат Шәфигуллин сөйләде.

Киңәшмәдән соң Андрей Цариковский һәм Айрат Шәфигуллин ММЧ вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International