Татарстан башкаласында Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ачык һавада 160 бәйрәм чарасы узачак

2019 елның 24 декабре, сишәмбе

Бүген ТР хөкүмәте йортында Яңа ел каникуллары вакытында республика шәһәр һәм районнарында бәйрәм чараларын уздыруга багышланган брифинг узды.

ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында 1 – 8 гыйнварда Татарстанда 45 мең кеше катнашында 200 дән артык чара узачак.

Татарстанда кышкы каникуллар вакытында барлык формадагы 218 сәламәтләндерү учреждениесе эшләячәк. Аларда 9339 бала ял итәчәк.

“Кышкы сменаларга юллама бәясе, программага һәм сменаның күпме дәвам итүенә карап, 5-14 мең сум тәшкил итә. Балаларны лагерьга озату өчен муниципалитет Башкарма комитетларындагы ялны оештыру өчен җаваплы үзәкләр һәм бүлекләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барлык лагерьлар буенча мәгълүматлар “Җәй” республика үзәгенең рәсми сайтында урнаштырылган”, - дип сөйләде ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Гражданнар кышкы каникуллар чорында балалар ялын оештыруга бәйле сорауларын кайнар элемтә телефонына шалтыратып бирә ала: 843 (2072872). Моннан тыш, 25 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр 215 яшүсмерләр һәм 30 яшьләр үзәгендә меңнән артык бәйрәм чарасы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International