Алексей Песошин Росгвардия хезмәткәрләренә куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Бу чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәне Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров ачты.

2020 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясаудан тыш, 2021 елга бурычлар куелды.

Алексей Песошин 2020 елга йомгак ясап, яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында бу ел гражданнар өчен дә һәм шулай ук икътисадның барлык субъектлары өчен дә бик катлаулы булды, дип билгеләде.

Икътисад тармакларына ярдәм буенча эш алып барыла. Финанс-икътисади хәлне атна саен мониторинглау оештырылган.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча җитди чаралар комплексы гамәлгә ашырыла.

Республикада яшәү сыйфатларын яхшыртуга юнәлтелгән республика программаларын томышка ашыру тулысынча дәвам итә.

Халыкның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре һәрвакыт беренче урында булды һәм булачак. ТР буенча Росгвардия идарәсе бүлекчәләре үзләренең профессиональ яктан әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Бүгенге көндә Росгвардия хезмәткәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтиләр, дип белдерде Алексей Песошин.

РФ Президенты В.Путин Указы белән Россия Федерациясендә 2021 ел – Фән һәм технологияләр елы дип, Татарстан Республикасында 2021 ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. “Республика территориясендә югарыда саналган указларны үтәү буенча эшне оештыруны сорыйм”, - диде Алексей Песошин.

2021 елда Казанда беренче БДБ илләре Уеннарын уздыру планлаштырылган. Ярышларда спортның 22 төре буенча якынча 2,5 спортчы һәм 11 илдән 1 меңнән артык рәсми зат катнашачак.

“БДБ илләре спорт Уеннарының, шулай ук башка зур чараларның  куркынычсызлыгын тәэмин итү, аларны уңышлы уздыруның нигезе булып тора”, - дип искәртте ТР Премьер-министры.

Алексей Песошин Росгвардия хезмәткәрләренә катлаулы икътисади вазгыять шартларында барлык куелган бурычларны югары дәрәҗәдә үтәүләре өчен рәхмәт белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International