ТРның беренче вице-премьеры: Татарстан урманнары өчен төп куркыныч - ландшафт янгыннары

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә узды.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары билгеләгәнчә, ландшафт янгыннары – урманнар өчен төп куркынычларның берсе. Янгын чыгуның сәбәпләре бик күп, шуларның берсе урманда ут белән саксыз эш итү, шулай ук авыл хуҗалыгы практикасында киң таралган эш – коры үлән ягу.

Рөстәм Нигъмәтуллин 26 апрельдән 16 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертү турында Министрлар Кабинеты карары килешү стадиясендә, дип хәбәр итте.

Ул билгеләгәнчә, соңгы 10 елда Татарстанда уздырылган янгынга каршы чаралар дәүләт урман фондында зур янгыннарны булдырмауга мөмкинлек биргән.

Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорга әзерлек турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев җентекләбрәк сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, бу чорда иң зур куркынычны табигатьтәге янгыннар тудыра.

2020 елда апрель аеннан май аена кадәр республика территориясендә 1585 янгын чыккан. Янгыннар аркасында 275 млн. сумнан артык зыян килгән. Аларның өчтән бер өлеше коры үлән һәм чүп-чар яндырудан килеп чыккан.

Янгында 24 кеше үлгән, 34 кеше зыян күргән, 248 корылма һәм 14 берәмлек техника юкка чыккан.

Бүгенге көнгә 2021 елда янгын куркынычы булган чорга әзерлек буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексы планлаштырылган. Шулай ук 16 мең кеше, 4 мең берәмлек техника, шул исәптән 2 һава судносы, 1 очучысыз оча торган аппарат, 5 янгын поезды һәм 1 янгын катеры әзерләнгән.

Сергей Сергеев билгеләгәнчә, бүгенге көнгә республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертү турында Министрлар Кабинеты карары проекты эшләнгән һәм килешү уза.

Документ нигезендә,махсус режим чорында республика территориясендә учак кабызу, коры үлән яндыру тыела. Шулай ук, урман янгыннары чыгу куркынычы зур булган торак пунктларда, бакчачылык биләмәләрендә, урманнар белән чиктәш булган ял итү урыннарында ачык утта ризык кыздырырга, пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International