Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев Иннополиста булды

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Чечен Республикасы Премьер-министры Муслим Хучиев җитәкчелегендәге рәсми делегация Иннополиста булды.

Делегацияне ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озата йөрде.

А.С.Попов исемендәге технопаркта кунакларны “Иннополис” инновацияләр үзәген үстерү перспективалары белән таныштырдылар, Россиянең яшь заманча шәһәрендәге тормыш турында һәм Махсус икътисади зона резидентларының эшләре турында сөйләделәр. Шулай ук яшь компанияләр үзләренең стартапларын үстерә торган коворкингны күрсәттеләр.

Алга таба делегация пилотсыз “Яндекс” таксида йөрде, ул 2018 елдан Иннополиста тест уза. 3 ел эчендә Иннополис халкы 18 мең тапкыр йөртүчесез автомобильләрдә йөргән.

Шулай ук кунаклар Иннополис университетының фәнни һәм проект эшчәнлеге белән таныштылар һәм уку йортының робототехника һәм мехатроника лабораториясендә булдылар.

Очрашу кысаларында Муслим Хучиев һәм Роман Шәйхетдинов Иннополис университеты һәм Чечен Республикасы арасында хезмәттәшлек мөмкинлеге турында фикер алыштылар.

Муслим Хучиев Иннополисның үсеш темпларын югары бәяләде һәм шундый инновация үзәкләрен булдыру тәҗрибәсен Чечен Республикасында да кулланырга мөмкин булачагына ышаныч белдерде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International