Алексей Песошин «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2022 елның 5 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры, «Татспиртпром» АҖ Директорлар советы рәисе Алексей Песошин үткәрде.

Утырышта «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов, операцион эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары Никита Мингалев, икътисад һәм финанслар буенча генераль директор урынбасары Андрей Феоктистов, коммерция мәсьәләләре буенча генераль директор урынбасары Юрий Карякин, техник мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов катнашты.

Көн тәртибендәге төп темалар «Татспиртпром» АҖнең 2021 елга еллык һәм финанс хисабын раслау, «Татспиртпром» АҖ Директорлар советына, 2022-2023 елларга Ревизия комиссиясенә кандидатлар күрсәтү, «Татспиртпром» АҖнең энергияне сак тоту программасы турында иде, предприятиенең операцион эшчәнлегенең башка темалары каралды.

2021 елда «Татспиртпром» АҖ төп эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыра. 2021 елда 9 млн. 360 мең дал күләмендә алкогольле продукция җитештерелгән, бу 532 мең далга яисә 2020 елга караганда 6% ка артыграк. Сатуларның рентабельлеге 24,9% тәшкил итте һәм 2020 ел дәрәҗәсенә карата 1,7% пунктка артты.

2021 ел нәтиҗәләре буенча компания 1 млрд.335 млн. сум күләмендә чиста табыш алган, бу 2020 ел белән чагыштырганда 319 млн. сумга (+31%) күбрәк.

Хисап елында компаниянең үз капиталы өлеше 41% тан 44% ка кадәр арткан.

2021 елда Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына 3 млрд. 743 млн. сум салым һәм җыем күчерелгән, бу 2020 елга караганда 786 млн.сумга күбрәк. 2021 елда сырадан акциз 2 млрд. 929 млн. сум күчерелгән, бу 2020 елга караганда 21% ка артыграк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International