Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды

2022 елның 2 декабре, җомга

Бүген «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фондының Күзәтүчеләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук фән һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Утырыш «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» XVIII республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Инвестиция-венчур фонды технологик эшкуарлыкка ярдәм программалары комплексын гамәлгә ашыруны дәвам итә һәм студентларга һәм яшь белгечләргә фәнни эш аша үз бизнесларын төзү мөмкинлеге бирә.

Экспертлар «Татарстан Республикасы өчен илле иң яхшы инновацион идея» конкурсы һәм 2022 елгы тизләтү программасы нәтиҗәләрен карадылар.

Шулай ук Алексей Песошин 2023 елда Казанда узачак Россия венчур форумы буенча оештыру комитетын уздырды. Күзәтүчеләр советы әгъзалары стартапларга ярдәм итү кораллары һәм «Сколково» фондының инновацияләр белән эшләве турында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә форумны үткәрү көне – 16 мартта дип расланды.

Утырыш барышында Күзәтчеләр советы әгъзалары «Ростелеком» ГАҖнең инновацияләр белән эше, фән сыйдырышлы бизнеска ярдәм итү механизмнары турында нотыклар тыңладылар, «РЖД» ААҖ филиалы – Куйбышев тимер юлында инновацион проектларны һәм карарларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International