Рөстәм Миңнеханов Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясе утырышында катнашты

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

Бүген Сингапурда Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам рәислегендә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең бишенче утырышы уздырылды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Утырышны ачып, Тарман Шанмугаратнам Сингапур белән Россия регионнары арасында үсеп баручы хезмәттәшлектән аеруча канәгать булуларын белдерде. Премьер-министр бу җәһәттән үткән ел үзе, барып, күреп кайткан Татарстанны аерым билгеләп үтте.

Ул 2013 елның җәендә яңа шәһәр Иннополис төзелеш мәйданчыгында булуы турында сөйләде һәм Сингапур инвесторларының бу перспектив проектны гамәлгә ашыруда актив катнашуларына өмет белдерде.

Тарман Шанмугаратнам хәбәр иткәнчә, соңгы вакытларда Россия белән Сингапур арасында традицион финанс һәм инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлектән тыш, сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр тармакларында да үзара хезмәттәшлек үсә бара.

Үз чиратында Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов Хөкүмәтара комиссиясе утырышын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук Татарстан белән Сингапур арасындагы уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсен билгеләп үтте, башка регионнарга да шундый нәтиҗәләргә омтылырга тәкъдим итте.

Игорь Шувалов фикеренчә, нәкъ менә хәзер – Россиягә карата Европа илләре тарафыннан санкцияләр кертелгән заманда – Азия-Тын океан регионнары белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне активлаштырырга кирәк.

Утырыш тәмамлангач, килешүләргә имза салынды. Россия Федерациясенең беренче вице-премьеры Игорь Шувалов һәм Сингапур Премьер-министры урынбасары – финанс министры Тарман Шанмугаратнам барында Иннополис Университеты белән Сингапур Милли университеты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International