Татарстан Президенты «Аммоний» комплексы турында: Без хыялый дип саналган проектны гамәлгә ашырдык

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районына эш сәфәре кыла. Ул  аммимак, метанол һәм гранулалы карбамид җитештерү буенча "Аммоний" комплексын эшләтеп җибәрүгә багышланган тантанада катнашты.

Заводка килеп җиткәч, Рөстәм Миңнеханов комплекс территориясен карады, аннары операторлар бүлмәсендә булды: биредә аны предприятиенең эше белән таныштырдылар һәм төп җитештерү күрсәткечләрен хәбәр иттеләр. Аерым алганда, аммиак, метанол һәм карбамид цехлары эше схемасы тәкъдим ителде. Инженерлар сүзләренчә, бүген "Аммоний" проект куәтенә чыккан, анда тәүлегенә 615 тонна метанол, 2050 тонна аммиак һәм шул кадәр үк карбамид җитештерелә.

Тәкъдир итүдә катнашу өчен Менделеевскка чит илләр һәм Россия компанияләре делегациясе: «Аммоний» проектын гамәлгә ашыру буенча консорциумда катнашучылар, федераль һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары, банклар, подряд оешмалары җитәкчеләре килде.

Искәртәбез, 12 февральдә «Аммоний» комплексын проект куәтенә чыгару тантанасы узды. Анда Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.  

Комплекс төзелешен финанслауны 1,4 млрд. доллар күләмендә «Внешэкономбанк» (Япония банклары консорциумыннан кредитлар рәвешендә) һәм Татарстан тәэмин итте. 

Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Россия бөтендөнья стандартлары буенча заманча комплексы пәйда булды.

Япония илчелегенең Россиядәге миссиясе башлыгы урынбасары Хитоси Озава билгеләп үткәнчә: «Агросәнәгать комплексы – Татарстанда икътисадый драйверларның берсе. Республиканы ашламалар белән тәэмин итүне арттыручы проектның Япония компаниясе катнашында тормышка ашуына мин бик шатмын».

Хитоси Озава Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм проектны гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да рәхмәт әйтте һәм Россия белән, аерым алганда, Татарстан белән уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итәргә өмет белдерде.

Тәкъдир итү барышында комплексның символик ачкычы тапшырылды. Mitsubishi Heavy Industries компаниясенең химия заводлары дивизионы инфраструктурасының һәм энергетика һәм әйләнә-тирә мохит департаментының өлкән генераль менеджеры Еичиро Бан «Аммоний» АҖ генераль директоры Сергей Шевченкога ачкыч тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе заманында комплекс төзелешенә ярдәм күрсәткәне өчен Россия Президенты Владимир Путинга, проектны гамәлгә ашырудагы тырышлыклары өчен Внешэкономбанк җитәкчелегенә, «Аммоний» АҖ Директорлар советы рәисе Ринат Ханбиковка, чит илләр консорциумында катнашучыларга һәм барлык подрядчикларга рәхмәт белдерде.   

«Бу проект – илебездә, Татарстанда, Менделеевскта пәйда булган яңа объект кына түгел. Бу яңа компетенцияләр дә. Бу завод мисалында без күп нәрсәләргә өйрәндек. Анда бит күп кенә Россия компанияләре катнашты. Бу җитди имтихан булды. Шулай ук безнең контроль органнарының рөхсәт итү системасы өчен дә, таможня өчен дә. Бар да максималь ярдәм күрсәтте», - диде ТР Президенты.

«Без Россия-Япония һәм Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең гаять зур потенциалы барлыгын расладык», - диде Татарстан Президенты. Киләчәктә «Аммоний» комплексының икенче чиратын төзү проектын гамәлгә ашыру бурычы безнең алда тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Беренче чиратны төзүгә йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Минемчә, бу – зур җиңү. Без хыялый дип саналган проектны гамәлгә ашырдык».

Аннары ул «Аммоний» проектын гамәлгә ашыруда катнашкан Россия һәм чит илләр компанияләре вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International