Марат Әхмәтов: Республикада 106 мең тонна сенаж һәм 17 мең тонна печән әзерләнгән, ягъни барлыгы 1 шартлы терлек башына 0,7 ц азык берәмлеге

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасында чәчүлекләр 2895 мең га булырга тиеш, бу сан Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешүдә теркәлгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.   

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

Марат Әхмәтов районнар башлыкларын бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга өндәде.  

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы районнардагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде. Әлмәт, Мөслим, Чирмешән, Питрәч, Тәтеш, Кама Тамагы, Әлки, Менделеевск районнары нормадан читтә икән.

Туфракны дым белән тәэмин итүгә килгәндә, Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, көтелгән яңгырлар яумый әле, кайбер районнарда яңгырлар булган, тулаем республика буенча дымга мохтаҗлык бар. 

Марат Әхмәтов фикеренчә, дым җитмәгәндә су сибүнең барлык техник мөмкинлекләре кулланылырга тиеш. Барлыгы республикада 323 су сибү машинасы бар, шулардан 95ы - әйләнә буенча сибә, 228е - барабан тибында.

Моннан тыш, ул хәбәр иткәнчә, басуларда республикада җитештерелгән  беренче су сибү агрегаты («Казанка») эшли, аның 70%ы Россия комплектлаучыларыннан тора (Татарстан предприятиеләреннән - 59%ы).

Терлек азыгы әзерләү буенча республика буенча сенаж 106 мең тонна әзерләнгән, печән – 17 мең тонна, ягъни барлыгы 1 шартлы терлек башына 0,7 ц азык берәмлеге. Зәй районының күрсәткече иң шәп, анда 11,4 мең тонна  сенаж һәм 1,4 мең тонна печән әзерләнгән. Аннары – Актаныш, Әтнә, Әлки, Алексеевск, Зеленодольск, Югары Ослан, Кукмара, Мамадыш районнары.

Районнар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Марат Әхмәтов урыннарда эшне  тиешенчә оештырырга өндәде, һәр хуҗалык һәм район җитәкчесе үз алдына планнарны үтәү бурычын куярга тиеш. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International