Татарстан Президенты Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш  кабинетында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Иминлек советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин һәм Татарстан Республикасы Прокуроры  Илдус Нәфыйков та катнашты. 

Очрашу кысаларында яклар Татарстан Республикасы белән табигатьне саклау ведомство арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, республикада экологик иминлекне тәэмин итү, су объектларыннан файдалануга һәм аларны саклауга күзәтчелек мәсьәләләре, башка актуаль мәсьәләләр кузгатылды.   

Искәртәбез, иртәгә Татарстан башкаласында Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының яңа бинасын ачу тантанасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International