Рөстәм Миңнеханов: Транспорт комплексын үстерү республиканың барлык икътисады өчен бик зур әһәмияткә ия

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Түбән Камада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең күчмә киңәйтелгән утырышы узды, ул 2016 елда республиканың транспорт комплексы эше йомгакларына һәм 2017 елга бурычларына багышланды.   

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Транспорт министры Максим Соколов, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Куйбышев тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Рәшид Сәйбатталов, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Түбән Кама мунициципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башкалар катнашты.    

«Быел коллегияне уздыру урыны итеп без Түбән Каманы сайладык. Бу шәһәр, Татарстанда гына түгел, бөтен Россия өчен мөһим икътисадый үсеш ноктасы буларак, "ИнноКам" инновацион-җитештерү үзәген үстерүдә төп рольне уйный», - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.   

Татарстан Президенты ассызыклаганча, бүген республиканың Кама аръягы зонасында нефть комплексында масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.   

Республиканың машина төзелеше комплексында Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» заводында куәтләрне яңартуны, «Форд-Соллерс» предприятиеләрендә автомобильләр һәм автокомпонентлар җитештерүне киңәйтүне атады. Моннан тыш, «ИнноКама» территориясендә «Алабуга» МИЗ һәм «Аммоний» минераль ашламалар заводы урнашкан. «Болар бар да  ышанычлы транспорт белән тәэмин итүне таләп итә, автомобиль транспортын да, тимер юл транспортын да», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, юллар челтәрен үстерүдә мөһим проектларның берсе – «Европа-Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын салу. Ул белдергәнчә, бүгенгә эшләрнең күп өлеше башкарылган  һәм инвесторның күп финанс чаралары тотылган. Максим Соколовка бу эштә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Республикасы Президенты Татарстан территориясе аша трасса маршрутын раслауны тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда туристлар агымы арту күзәтелә. Аерым алганда, Болгар шәһәренә һәм Свияжск утрау-шәһәренә. Соңгы елларда причалларга якын урында су төпләрен тирәнәйтү эшләре башкарылган.

Татарстанда юллар хуҗалыгы өлкәсендә дә зур эшләр башкарыла. Үткән ел йөзләгән километр автоюллар салынган, дистәләгән торак пунктлар каты өслекле юллар белән тоташтырылган. Кама елгасы аша Саескан Тавы авылы янында күпер кичүе корылган, Зеленодольск һәм Зәй шәһәрләрендә тимер юллар аша кичү салынган. 

«Республика федераль үзәк алдындагы йөкләмәләрен тулысынча үти. Быел без транспорт комплексындагы барлык программаларны да гамәлгә ашыруны дәвам итәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Азакта Рөстәм Миңнеханов ведомствоның аеруча тырыш хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International