Татарстан Президенты: Без Бәһрәйнне үзебезнең стратегик партнёрыбыз дип карыйбыз

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Бәһрәйнне үзенең стратегик партнёры дип карый. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлегенең варис-шахзадәсе Салман Әл Хәлифә белән очрашуыннан соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән  интервьюсында хәбәр итте.    

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Манамада.  

Россия һәм Бәһрәйн лидерларының үзара мөнәсәбәтләре яхшы, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, моны гарәп дәүләте Короленең үткән елның сентябрь аенда Мәскәүгә визиты раслый. «Россия-Бәһрәйн хөкүмәтара сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлеге комиссиясе төзү безнең багланышларны ныгытуда мөһим адым булды. Партнёрлык мөнәсәбәтләрен үстерү перспективалары бик яхшы», – диде ул.    

Рөстәм Миңнеханов хәрби-техник өлкәдә, газ тармагында, автомобиль сәнәгатендә, ислам банкингы, хәләл продукция җитештерү өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек потенциалын югары бәяли. 

«Бүген Татарстан үсә баручы Россия-Бәһрәйн мөнәсәбәтләре кысаларында Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Безнең әйбәт дустанә элемтәләребез бар. Әмма безнең эшне активлаштырырга һәм бизнес-хезмәттәшлекнең конкрет рәвешләренә күчәргә вакыт: уртак проектлар әзерләргә, продукцияне үзара китереп торулар күләмнәрен арттырырга. Аерым алганда, безнең республика Манамага КАМАЗ автомашиналарын һәм Татарстан җитештергән нефть-газ җайланмаларының төрле төрләрен китереп тору белән кызыксына», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, дөньяның барлык илләрен дә берләштерүче  проблемаларның берсе – халыкара террорчылык янавы. «Соңгы елларда Ливиядә, Гыйракта, Суриядә булып узган кайбер вакыйгалар бу өлкәдә күп кенә тискәре тәэссоратлар тудырды. Бу – бик яман күренеш. Бик күп кеше зыян күрә: якыннарын югалталар, яшәү урыннарын алмаштырырга мәҗбүрләр. Шуңа күрә без бер фронт булып террорчылыкка каршы торырга тиеш», - дип йомгак ясады ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International